30 август - Татарстан республикасы көне!
Татарстан күпмилләтле республика булып, үз канаты астында яшәгән төрле милләт кешеләренә лаеклы тормыш бирсә, башка төбәкләрдә яшәгән татарлар өчен ул тартылу урыны, татар халкының мәркәзе.
Кадерле татарстанлылар һәм Татарстаннан читтә яшәгән татарлар!
Башкортстан татарлары исеменнән сезне дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Көне белән котлыйбыз!
Бүген Татарстан үзенең икътисади, иҗтимагый һәм мәдәният үсеше белән хокук буенча горурлана ала. Ул уңышлар артыннан республика халкының хезмәт сөючәнлеге, эштә һәм иҗатта башлап йөрүләре тора.
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәргә язсын!













