8 август көнне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, журналист, С. Сөләйманова, Ә. Атнабаев, Р. Төхвәтуллин исмендәге премияләр лауреаты Ләйсән Кәшфинең (Ләйсән Әмир кызы Кәшфиева) күркәм гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
ЯРЫЙ ӘЛЕ…
Ярый әле без акыллы түгел,
Ярый вакыт аша күрмибез.
Гел яхшыга өмет итәбез дә,
Гомерләрне җептәй эрлибез.
Безнең теләк телә мантыйкны да,
Безнең өмет өтә вакытны.
Безнең максат сыта кысаларны,
Без эзлибез җирдә хаклыкны.
Алдан күрү, ярый, насыйп түгел,
Өметкә тас килми чынбарлык.
Бездә – хыялый көч, акыллылар
Ералмасны ерып чыгарлык.
Без сөюдә сукыр, чукрак, надан,
Без бит гомер буе көтүдә –
Тиң түгелне, гамьсез, битарафны...
Һәм мәхәббәт иҗат итүдә.
Акыллыга дөнья, һай, авырдыр,
Ярый әле шундый булганбыз.
Соры Җирне алга мана торган
Шагыйрь җаннар булып туганбыз.
Ләйсән Кәшфи.

7
1August 9, 2026 75