23 августта якташыбыз, шагыйрь, язучы, Башкортстан, Татарстан, РФ язучылар берлекләре әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты Марат Рәфил улы Кәбиров туган көнен билгеләп үтте.
ГОМЕР
Янган булам... Көйгән булам...
Яшәр урында көлеп.
Күкрәк сугып йөргән булам,
Мәңгегә килгән кебек.
Күз яшьләрем кибәр бер мәл,
Дәртем дә калыр сүнеп.
Ярсу яшьлек эзләремне
Тузаннар китәр күмеп.
Искә төшәр хыял атым...
Баскан чак өзәнгегә...
Көчем бетәр.
Яшәрмен тик
Үткәннәр белән генә.
Җәйнең ямьле бер көнендә
Җитәкләр әҗәл килеп.
Үләрмен дә... Күмелермен...
Яшәмәгән дә кебек...
1990

5
1August 24, 2026 57