Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин укытучыларны урыс теле чисталагын тәэмин итәргә һәм "модератор" вә "коуч" кебек сүзләрне кулланмаска чакырган
"БИЗНЕС Online" язуынча, бу хакта Һадиуллин Чаллы һәм Түбән Камада укытучыларның август киңәшмәсендә әйткән.
"Урыс теле чисталыгын без тәэмин итәргә тиеш. Ничек итеп? Мисал өчен "модератор" диләр. Нинди модератор? Бездә модераторлар күп, ә "алып баручылар аз. Гади урыс сүзе бар - "алып баручы...", дигән ул.
Министр мондый модалы сүзләр кулланырга кирәкми дигән. Аның сүзләренчә, бер вакыттан соң алар кирәксез һәм модадан чыккан сүзләргә әйләнәчәк.
Түбән Камада Һадиуллин шулай ук укытучыларны урыс теленең чисталыгын сакларга чакырган. Әмма «модератор» сүзеннән тыш, ул сөйләмдә «коуч» сүзеннән дә баш тартырга өндәгән. Аның урынына "укытучы", "оста" сүзләре барлыгын әйткән.
Һадиуллин мәктәпләрдә чит тел укытылуының кыскартылуы турында үз фикерен белдергән. Бу федераль карар булуын, әмма аның безнең балаларга чит тел белү сыйфатына тәэсир итмәскә тиешлеген әйткән.
Һадиуллин татар, чуаш, удмурт һәм башка телләрне өйрәнергә чакырган.
▪️1 марттан Русиядә чит телләрне куллануны чикләүче канун гамәлгә керде. Барлык реклам, элмә такталардагы мәгълүматлар урычса язылган булырга тиеш.
▪️Элегрәк Русия мәктәпләрендә инглиз теле дәресләрен кыскартачаклары, аның урынына «рухи-әхлакый мәдәният нигезләре” укытылачагы билгеле булды.
@azatliqradiosi








