Челлә сүзенең сере Ни өчен челлә сүзе ике капма-каршы мәгънә белдерә… — Институт прикладной семиотики АН РТ — TG.ME

Челлә сүзенең сере

Ни өчен челлә сүзе ике капма-каршы мәгънә белдерә, дип сораган идек. Менә җавап.

Челлә сүзе фарсы телендәге  چهل («чил» — кырык) сүзеннән килә һәм "кырык өлештән торучы" дигәнне аңлата.


Борынгы традицияләрдә челлә кырык көнлек вакыт аралыгын аңлаткан.

Тора-бара сүзнең мәгънәсе яңа төсмерләр алган: авыр көннәр, сынау чоры, ел фасылының иң кыен чагы.

Шулай итеп, бер семиотик билгедә ике капма-каршы мәгънә хасил булган:

☀️ җәйнең иң эссе чоры
❄️ кышның иң салкын чоры

⚖️Семиотик нәтиҗә: бер үк билге капма-каршы күренешләрне дә белдерә ала, әгәр алар уртак мәдәни модель белән бәйләнгән булса.


Белешмә. Тел белемендә мондый күренеш энантиосемия дип атала — бер сүзнең капма-каршы мәгънәләргә ия булуы.


Белгән булсагыз 👍 куегыз, белмәгән булсагыз ❤️ куегыз.

🤔 Татар телендә мондый мисаллар бик күп түгел. Ә сез тагын шундый сүзләр беләсезме?

#ГаҗәепТатарТеле #КызыклыСүз #Челлә

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
❤11👍3😇1
July 27, 2026 382 4 2