26 июль — Табышмак көне 🧩 Табышмакны еш кына балалар уены яки күңел… — Институт прикладной семиотики АН РТ — TG.ME

26 июль — Табышмак көне

🧩 Табышмакны еш кына балалар уены яки күңел ачу чарасы итеп кенә кабул итәләр. Әмма чынлыкта ул — билгеләр теле, ягъни семиотик текст.

🧩 Табышмакта әйбер йә күренеш турыдан-туры аталмый. Аның урынына сыйфатлары — төсе, формасы, хәрәкәте, үзенчәлекләре — сурәтләнә.

🧩 Табышмакны чишкәндә без, асылда, билгеләрдән мәгънә төзибез. Башта аерым сыйфатларны таныйбыз, аннары аларны берләштереп, нәрсә турында сүз баруын аңлыйбыз.

🧩 Ягъни, һәр табышмак — кечкенә генә семиотик эксперимент: мәгънә алдан бирелми, аны эзләп табарга кирәк.

❓ Ә сез бу табышмакны чишә аласызмы:

Югалткан әйберең түгел,
Эзләмичә тапмыйсың.


Тагын нинди кызыклы табышмаклар беләсез? Комментта языгыз!

#ГаҗәепТатарТеле #Семиотика #Табышмак

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
❤6🎉1
July 26, 2026 357 1