Гаҗәеп татар теле. -ЛАр кушымчасы Күплек сан гынамы? Юк! «Гаҗәеп… — Институт прикладной семиотики АН РТ — TG.ME

Гаҗәеп татар теле. -ЛАр кушымчасы

Күплек сан гынамы? Юк!

«Гаҗәеп татар теле» шәлкемендә аффикслар полисемиясе темасын дәвам итеп, -ЛАр кушымчасының төрле мәгънә функцияләрен карап үтик.

Искәрмә. -ЛАр аффиксы дигәндә аның барлык алломорфлары күздә тотыла: -ЛАр = {-лар, -ләр, -нар, -нәр}


Мәгънәләрне шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлдек:

1. Күплек сан
китаплар – күплек сан, иң еш кулланылган функция

Ә хәзер бу җөмләне карыйк:

Абыйларга йөгерепләр бардым, тик өлгермәдем, ишекләрен бикләп киткәннәр иде инде


Бу җөмләдә -ЛАр кушымчасы дүрт төрле функция үти:

2. Гаилә, йорт, мохит
абыйларсүз берничә абый түгел, ә абый яшәгән йорт, аның гаиләсе турында бара

3. Күмәк иялек
ишекләре – ияләрнең күп булуына ишарә, ишек берәү генә дә була ала

4. Көчәйтү
йөгерепләрбик тиз, ашыгып

5. Гамәл итүчеләрнең күплеге
киткәннәргамәл башкаручыларның күплеген аңлата

Һәм тагын дүрт функция:

6. Гомумиләштерү
яшьләрберничә яшь кеше генә түгел, ә гомумән яшьләр (youth, молодежь)

7. Вәкиллек
казаннар, мәскәүләр – шул шәһәрдә яшәүчеләрне яки аның вәкилләрен белдерә

8. Төркем
камаллар – Камал театры кешеләре, коллектив мәгънәсендә

9. Киңәйтү
ватсаплар [эшләми] – берничә челтәрне күздә тотып әйтү, ватсап кына түгел, телеграм да, башкалары да эшләми

❓ Ә сез -ЛАр аффиксының тагын нинди мәгънәләрен беләсез? Мисалларыгызны комментта языгыз!

#ГаҗәепТатарТеле #ЛАрАффиксы

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
❤10👍1🔥1
June 19, 2026 505