Укучыбыз кызыклы сорау җибәргән.
В русском языке есть предлог "по". Он универсален. В татарском языке есть "буенда, буенча, буйлап, буе". Когда что применять? Можете пояснение написать, отличие указать. Дать примеры. Когда какой послелог применяется?
Бер сорауда — мең сорау! Мәсьәләгә семиотика күзлегеннән карыйк! 😎
Әйе, рус теленең "по" предлогы күпмәгънәле. Татар телендә бу мәгънәләр төрлечә бирелә. Шул исәптән бәйлекләр (послелог) белән дә, башкача да.
Кайсы бәйлек кайчан кулланыла? Мәгънәгә карап.
БУЕ / БУЕНА / БУЕНДА
Урын (гадәттә буйга сузылган берәр урын тирәсе)
Мәсәлән:
- елга буе, дивар буе
- су буена киттеләр
- юл буенда агачлар үсә
Вакыт (ниндидер вакыт аралыгы)
- көн буе эшләде
- төн буе яңгыр яуды
- атна буена көттем
- җәй буена ял итте
БУЙЛАП
Юнәлеш (нәрсәдер буйлап хәрәкәт итү)
- елга буйлап көймәләр бара
- урам буйлап йөрделәр
- яр буйлап йөгерде
БУЕНЧА
Бүгенге татар телендә еш кына рус телендәге «по» предлогын алыштыру өчен кулланыла. Әмма, күп очракта бу табигый яңгырамый, телебезне бозучы «калька» булып күренә. Гәрчә, шул ук фикерне «буенча»сыз матуррак җиткереп була.
Мәсәлән:
— по мнению учёных
❌ галимнәр фикере буенча
✅ галимнәр фикеренчә
— специалист по татарскому языку
❌ татар теле буенча белгеч
✅ татар теле белгече
— экзамен по математике
❌ математика буенча имтихан
✅ математикадан имтихан
— по закону
❌ канун буенча
✅ канун нигезендә
— труды по семиотике
❌ семиотика буенча хезмәтләр
✅ семиотика өлкәсендәге хезмәтләр
Шул ук вакытта "буенча" үз урынында табигый яңгырый. Андый мисалларны беләсезме? Әйдәгез уен уйнап алыйк!
Интерактив уен. “Буенча” бәйлеге ярдәмендә генә әйтеп була торган мисаллар китерегез. Башкалар шуны "буенча"сыз әйтергә тырышып карар. Мисалларыгызны комментка языгыз.
#ГаҗәепТатарТеле #УкучыСоравы
Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.
TatSoft | @ipsanrt

