Исәнмесез, хәзер бер кызыклы шигырь укыдым сезгә дә күрсәтергә телим… — Татарча өйрән | Learn Tatar language — TG.ME

Исәнмесез, хәзер бер кызыклы шигырь укыдым сезгә дә күрсәтергә телим.
#Практик

Габдулла Тукай — Баскыч

Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,
Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч.

Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә,
Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.

Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, ди,
Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди.

Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны:
Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште.

Гали — бөек.
✍1
July 24, 2026 18 1