Рус телендә татар сүзләрен эзлибез! 🔎 🗓 6 июнь – Рус теле көне… — Институт прикладной семиотики АН РТ — TG.ME

Рус телендә татар сүзләрен эзлибез! 🔎

🗓 6 июнь – Рус теле көне буларак билгеләнә. Рус телендә көн саен кулланыла торган күп кенә сүзләрнең тамырлары татар яисә башка төрки телләргә барып тоташа.

Мәсәлән:
▫️ арба – арба
▫️ аул – авыл
▫️ базар – базар
▫️ башмак – башмак
▫️ деньги – тәңкә
▫️ изюм – йөзем
▫️ казна – казна
▫️ караван – кәрван
▫️ сундук – сандык
▫️ ярлык – ярлык

Бу сүзләрнең күбесе рус теленә шулкадәр нык кереп урнашкан ки, аларның читтән кергәнлеге сизелми дә.

📚 Ә сез рус телендә татар яки төрки тамырлы тагын нинди сүзләр беләсез?

✍️ Үз вариантларыгызны комментта языгыз. Мөмкин булса, чыгынагын да (сүзлек, фәнни хезмәт, этимологик белешмә һ.б.) китерегез. Сүзнең «татарча яңгыравы» гына әле аның татар теленнән кергәнен аңлатмый. 😉

🏆Иң күп мисал китергән һәм аларның чыганакларын да күрсәткән укучыбызны аерым билгеләрбез.😊

#ГаҗәепТатарТеле #АлынмаСүзләр

Хәбәрләрне безнең Max каналында да күзәтеп бара аласыз.

TatSoft | @ipsanrt
❤5👍4
June 6, 2026 597 5