1899 елның 4 июлендә Әтәс урамнарында коточкыч хәбәр тарала: Өметколның төпчек улы, 36 яшьлек Хәйбетдиннең корсагына пычак белән чәнчегәннәр. Гаеплеләр билгеле, аларны бер елдан Уфада присяжныйлар мәхкәмәсе хөкем итәчәк.
Хәбибетдин (Хәйбетдин, Хәйби) Өметколов Минзәлә хастаханәсендә 27 июльдә вафат була. Иң өлкән баласы — кызы Бибифатыймага 8 яшь тә 7 ай, ә төпчек кызы Бибинур туарга биш ай вакыт бар әле. Уллары Хөсәен белән Хәмидулла, уртанчы кызлары Бибифаизә — җәмгысе биш бала — әтисез кала.
Бу коточкыч фаҗига кимендә өч хатын-кызның язмышында төзәтә алмаслык яра калдыра.
Беренчедән, хатыны Бибигайшә Габделгаффар кызы. Авылның атаклы Шәмгол нәселеннән булган бу ханымга тагын ике тапкыр кияүгә чыгарга туры килә. Хәйбинең төпчек кызы 1899 елның 20 декабрендә туа, ә 1900 елның 22 гыйнварында ук Бибигайшә Гыймазетдин Өметкол улына кияүгә чыга. Әйе, аны Хәйбинең бертуган абыйсы хатынлыкка ала. Бу никахтан аның улы һәм кызы туа. Өч елдан Гыймазетдин белән Бибигайшә аерылышалар. Бичара Гайшә бу юлы да көмәнле килеш ирсез кала: Гыймазетдиннең кызы Мәстүрә аерылышу теркәлеп, биш ай ярым үткәч туа.
Гайшәнең маҗаралары аның белән генә бетми. Бу чорда хатын-кыз аерылышып, бер ялгызы балалар карап яши алмаган. Гыймазетдин белән фиркать теркәлеп, ярты ел узгач, ул күрше Апач авылыннан 50 яшьлек иргә кияүгә чыга. Хәйбинең үлеменнән башланган вакыйгалар чылбыры Гайшәнең тормышын шулай итеп пыран-заран китерә.
Икенчедән, Гыймазетдиннең беренче хатыны Бибисорур Габделкәбир кызына да рәхәт булмый. Эш шунда ки, Гыймазетдин, «левират» кагыйдәләрен үтәп, һәлак булган энесенең хәләл җефетен хатынлыкка алганда, аның беренче никахы да гамәлдә була. Гыймазетдиннең Бибисорурына өстәп «яшь хатын» алып кайтуы олуг мәхәббәт сәбәпле булгандыр дип уйламыйм, әлбәттә. Гаиләнең, Өметкол уллары һәм оныкларына караган җир, мал-мөлкәтнең бөтенлеген тәэмин итү, атасыз калган балаларны, тол калган хатынны ятим итмәү өчен корылгандыр бу гаилә. Әмма Бибисорурның күңел дөньясында бу хәлләр нинди чагылыш тапкан икән?
Өченчедән, Хәйбине үтерүчеләрнең берсе, 32 (яки 22, документларда төрлечә бирелә) яшьлек Сәлахетдиннең хатыны Бибихәят. Аның ире 4 елга каторгага җибәрелә. Сигез ел үткәч, 1908 елның сентябрендә, Бибихәяткә Уфага, мөфтиятнең үзенә мөрәҗәгать итеп, каторгадан һаман кайтмаган ире белән аерылышуны рәсмиләштерергә туры килә. Бу хакта чыккан карар минем кулымда бар. Күрәсең, ул да янәдән кияүгә чыгар өчен әүвәлге никахын гамәлдән чыгарырга мәҗбүр булгандыр.
Шулай итеп, дәүләт архивында сакланган эш кәгазьләрендә бер авыл эчендә барган гаилә драмалары да уелып калган. Кәгазьләрдә — коры фактлар, саннар, битараф исемнәр. Шуларга бераз эмпатия белән карасак — сынау арты сынау кичергән хатын-кызлар, ирләр, балалар. Озакламый гасыр гарасатлары бөтен тормышларын тар-мар китерәчәген әле белми-сизми торган җаннар.
Бүген Уфа архивыннан килеп җиткән бер документ менә шундый уйларны һәм тойгыларны уятты. Югарыда искә алынган Хәйби — бишенче буын бабам Минһаҗетдиннең энесе ул. Сканлаган архив битләрендә нәсел тарихының тагын бер фаҗигале сәхифәсе язылган булып чыкты.
Рухларына фатиха.