🗓️Бүген, 25 гыйнварда Россиядә студентлар көне билгеләп үтелә.
Шушы уңайдан барлык студент булганнарны һәм хәзерге вакытта махсус урта, югары уку йортларында белем алучыларны бәйрәм белән тәбрик итәбез. Шагыйрь Ркаил Зәйдулланың "АLMA MATER" дип аталучы шигыре котлау сүзе булып яңгырасын.
"Бабам минем Казан йөргән, диләр.
Надан түгел, бераз уйлагандыр...
Бу мәһабәт бина янына ул
Якын килергә дә кыймагандыр.
Мин дә менә гасыр ахырында.
Маңгаема тиеп көннәр ага.
Бүтән заман, башка заманда без! -
Йөз ел тула бөек сходкага...
Альма матер! Ул көннәрнең рухы
Әле исән! Безнең истәме соң?
Музееңда хәзер алар эзе...
Көрәш сүзе - синең синонимың!
Табанымны таный урам ташы,
Альма матер, мин дә үттем синнән.
Хәтеремдә, дустым Һашим белән
Чыгып киттек тарих дәресеннән...
Без тарихтан чыгып киткән икән,
Ничә тапкыр менә, ничә тапкыр...
Бүген инде кичерә күр безне,
Аклап кичер әмма, альма матер.
Кабат килдем сиңа, синең алга,
Биек бинаң сорый кебек иелеп:
"Һашим кулы тигән диварларга
Киләчәктә кем орыныр килеп?"
Мин дә аның кебек авылныкы -
Монда безгә кадер, хөрмәт хәтта...
Тулай торак өстендәге күк тә
Авылыбызның күген хәтерләтә.
Тик кайда соң шәрекъ?
Мәгърип кайда?
Кая карап җанны юатырга?
Бу шау-шулы калада бик тиз
Кыйбланы да мөмкин югалтырга.
Ялгыштык та... Охшап калды күңел
Керле тулай торак мендәренә.
Яңабаштан без пакьләндек килеп,
Альмаматер, синең мөнбәреңдә.
Рөхсәт итче, мин үземчә итеп
Синең исәнлеккә дога кылам.
Кушылыр аңа, бәлки, дустым Һашим,
Казан артындагы бер авылдан.
Альмаматер! Ул көннәрнең рухы
Синдә икән! Ә без аргы ярда...
Килдек сиңа, кулың тидер, зинһар,
Аңыбызга, җанга, карашларга!