Радик Сабиров туган авылы Яңа Үзидә җирләнде. Әти-әнисе, гаиләсе, туганнары, барлык якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! Радик гел эш дип янып-көеп торды, ялны белмәде. Үзе артыннан күпме зур, якты эзләр калдырды. Бөтен кешене көйләргә тырышты, игътибар бирде, үзен күләгәдә калдырырга ярата иде. "Йөрәк борчый. Кан басымы бик каты күтәрелә", - дип әйткәли иде. Тромб булган, дип баралар. "Эшләмә бу хәтле. Медаль такмаслар. Үзеңне дә онытма", - дия идек аңа. Көрәштә исә Радик тере энциклопедия булды. Көрәшебез журналистикасы башка болай булмас инде, гөрләп тормас, бик зур бушлык барлыкка килер... Ярышларда чемпионнарны ничек итеп сузып игълан итүләренә хәтле матур, оригиналь булды бит аның. Мактый да белде, проблемаларны да яхшы күрсәтеп барды. Бөтен әйберне үз эченә җыеп барды инде. Без студент чордан башлап, 24 ел аралаштык. Ярдәмчел, кешелекле, юмор хисле булды, тормышны яратты. Мунча, бәрәңге бакчасы, алмагач, яңгыр фотоларын да үзенчә аерым бер стиль белән, матур итеп куя иде бит ул. 47 яшь. Бик иртә китте((. Соңгы көннәрендә дә эш дип янды. Сабантуйларга багышлап китап чыгарырга җыенган иде. Анда да эшләп калыйм дип ашыккан кебек. Тыныч йокла, дустыбыз🙏Урының оҗмахта булсын! Онытмабыз сине! Лилия Йосыпова