«Елмай» балалар паркында:
😊 26 август, 19:00 – ачык һавада кино кичләре кысаларында «Рапунцель. Запутанная история» мультфильмы (2010), 6+.
😊 29 август, 11:00 – «Туган Фест» анимация фестивале. Әлеге гаилә бәйрәмендә зур программа көтелә: «История анимации» интерактив күргәзмәсе; кастингта катнашу; түләүсез остаханәләр; спорт уеннары һәм башка актив чаралар; милли костюмнардан яки мультфильм геройлары образында киенүчеләр парады; татар эстрадасы йолдызлары концерты һ.б. Керү ирекле. ТУЛЫРАК.
😊 29-30 август, 11:00 – «Тау Фест» китап фестивале кысаларында 📚 язучылар белән иҗади очрашулар, китап күргәзмәсе, балалар өчен уеннар, остаханәләр һәм башка күңел ачу чаралары көтелә. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.
«Туган авылым» комплексы 🎂 27 августта туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан махсус бәйрәм программасы каралган: кулинария һәм һөнәрчелек буенча остаханәләр; әйлән-бәйлән, җыр-биюләр; чәкчәктән Татарстанның иң зур флагын ясап, кулинария рекорды кую һәм кунакларны сыйлау; татарча дискәтүк. 27 август, 17:00, керү ирекле.
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз» әкиятенә нигезләнгән «Куркак Батыр» спектакле (12+), 28 август, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Бәхетле көнем» – бәбиләр һәм әти-әниләр өчен релакс-спектакль (0+), 29 август, 11:00, БИЛЕТЛАР.
Казан мэриясе балконнарында 🎶 «Казан тавышлары» театральләштерелгән тамашасы үткәрелә. Кичәне La Primavera оркестры ачып җибәрәчәк, аннары театр артистлары һәм вокалистлар катнашындагы музыкаль-шигъри номерлар яңгыраячак. Чыгышлар вакытында фасад елдагыча утлар белән бизәләчәк. 28 август, 19:30.
Казансу яр буендагы «УРАМ» экстрим-паркында 🛴🛹🚴🏻 «УРАМ ФЕСТ 2026» узачак. Программада: экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар; лекцияләр һәм остаханәләр; артистлар чыгышлары, диджей-сетлар; ярминкә; интерактив мәйданчыклар һ.б. 29-30 август, 10:00. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.
Казан федераль университетында (Кремль урамы, 35) 🎓 «PROнаука в КФУ» фәнни-популяр проектының XX сезоны булачак. Кунакларны интерактивлар, фәнни шоу, галимнәрдән лекцияләр, кинофильм һәм башка актив чаралар көтә. 29 август, 13:00. Катнашу түләүсез, әмма СЫЛТАМА аша теркәлергә кирәк.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрыннан 🎼 «Мультконцерт»: таныш музыка яңа яңгырашта — классик әсәрләр мультипликация белән үрелеп барган махсус программа (6+), 29 август, 18:00, БИЛЕТЛАР.
30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә шулай ук күп төрле бәйрәм чаралары көтелә:
💚 11:00 - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янындагы мәйданда 🪗 «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале.
🤍 14:00 - Казан ипподромы территориясендә 🐎 ат чабышлары, концерт программасы, ярминкә.
❤️ 15:00-22:00 - «Казан» гаилә үзәге янында 🎈 тематик зоналарга бүленгән фестиваль: актив чаралар, уеннар, ярминкә, дискуссия мәйданчыклары, зур концерт программасы.
ТУЛЫРАК.









