«Бию көрәше»ндә кем җиңде?
27 август көнне Кабан күле яр буенда «Бию көрәше» бәйгесе гөрләп узды. Көрәштә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге остаханәләрендә һәм онлайн-теркәлү аша сайлап алынган егерме финалист көч сынашты. Узган еллардан аермалы буларак, быел ярышта һәвәскәрләр генә түгел, профессионал биючеләр дә катнашты.
Финалда бары ике катнашучы калды – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Владислав Уткин һәм «Казан» бию ансамбле артисты Рамазан Җамалетдинов. Җиңүчене билгеләү хокукы быел да тамашачыларга бирелде. Әмма халыкка финалситларның берсен генә аеру авыр булды: икесен дә көчле алкышларга күмделәр. Нәтиҗәдә Владислав та, Рамазан да «Бию көрәше» җиңүчеләре дип игълан ителде.
Тулырак.
«Бию көрәше» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.




















