Мулла Әхмәдҗан бине мулла Ильяс әл-Каенлыкыйның иптәше Сәгыйдә абыстайга Бохарадан язган хаты
Апрель 1864 ел
(۱) هو
(1) Һөwә
(۲) سعادتپناه سعیده آبصطامزنک جمیع اتباعلرنی شمولاً دعوات بلا نهایهلرمز بعدنده
(2) Сәгадәт-пәнаһ Сәгыйдә абыстамызның җәмигъ әтбагларыны шөмҮлән дәгаwат-ы била-ниһаяләремез бәгъдендә
(۳) احوالات این بندۀ کمینه ضمیر منیرلرنکزکا خطور قیلسه لله الحمد والمنة صحت و عافیتدر قطار
(3) әхwалат-ы ин бәндә-и кәминә замир-е мөнирләреңезгә хотур кылса, лиллаһил-хәмд вәл-мИннә сыйххәт-ү гафияттер. Кыйтар-ы
(۴) یاران بتردد مطلوب مشغول اولوب جناب عالیلرمزنک ابرومند
(4) яран би-тәрәддед. Матлүб[-ү] мәшгуль улып, җәнаб-е галиләремезнең абрумәнд
(۵) اولماقلری ایچون صبح و شام دعاده بلهسز (کذا) باز پوشیده نماند
(5) улмаклары өчен собх-у шам догада буласыз. Баз пушидә нәманәд,
(۶) مناف بای اوغلی ملا احمدجان برلان جنابلرنکزغه بر خط یباروب
(6) Мәннаф бай угылы мулла Әхмәдҗан берлән җәнабларыңызга бер хат йибәреп
(۷) ایدک بمنزلۀ پای ملخ رسم سابقچه بر قطی قند آلو دو چارک مثقال
(7) идек, би-мәнзилә-и па-йы мәләх рәсм-е сабикъча бер котый канд алү, ду чарәк мыскал
(۸) مشک اصل یبردم انشاءالله ملا احمدجان طاپشرغاندر باز شمس المعارف
(8) мөшк-е асыл йибәрдем. Иншалла, мулла Әхмәдҗан тапшыргандыр. Баз Шәмселмәгариф
(۹) وجهسندان نجیب مخذوم برلان بر خط یبارورمز خطنکز [...]
(9) вәҗһесеннән Нәҗиб мәхзүм берлән бер хат йибәрермез. Хатыңыз [...]
(۱۰) تعیین قیلمغانسز نی نرسهنی سلا[...]
(10) тәгаен кылмагансыз. Ни нәрсәне сәла[...]
(۱۱) بزلر حیران
(11) безләр хәйран
(۱۲) اولدق هیچ نیمه قیلورغه
(12) улдык, һич нимә кылырга
(۱۳) بلمدک هر نچوک بولسه ده بر خطمز بولو[ر]
(13) белмәдек. Һәрничек булса да, бер хатымыз булы[р],
(۱۴) انشاءالله اوزمز مدرسۀ توپچیباشنده استقا[مت]
(14) иншалла. Үземез мәдрәсә-и Тупчыбашында истика[мәт]
(۱۵) قیلامز تحریر یافت در سنه ۱۲۸۰ و در ذیالقعده
(15) кыламыз. Тәхрир йафт дәр сәнә-и 1280 вә дәр зил-кагъдә.
(۱۶) ملا حبیبالله برلان بش مثقال بخارای شریف
(16) Мулла Хәбибулла берлән биш мыскал Бохара-и Шәриф
(۱۷) حنا و اندک سرمه و سه مسواک یبرهمز قبولی مرجودر
(17) хәна<сы> вә әндәк сөрмә вә сиһ мисвакь йибәрәмез, кабулы мәрҗүдер.
(۱۸) ملا احمدجان ولد ملا الیاس الحاج القاینلقی
(18) Мулла Әхмәдҗан вәләд-е мулла Ильяс әл-хаҗҗ әл-Каенлыкый.
Хатның бүгенге татарчасы:
(1) Ул!
(2) Сәгадәтле Сәгыйдә абыстабызга һәм аермаенча бөтен якыннарына ниһаятьсез догаларыбызны кылгач,
(3) шушы мескен бәндә хәлләрен белешү теләге якты күңелегезгә төшсә, Аллага шөкер, исән-саубыз. Яраннарым
(4) кәрваны юлда (?). Сездән галиҗәнабләребезнең абруйлы
(5) булуы өчен кичә-көндез догада булуыгыз сорала. Һәм дә яшерен булмасын,
(6) Мәннаф бай улы мулла Әхмәдҗан белән җәнабләрегезгә бер хат җибәргән
(7) идек, чикерткә боты мисалында* элеккечә бер тартма шикәрле кара җимеш, ике [бөтен бер] чирек мыскал**
(8) асыл җофар [да] җибәрдем. Иншалла, мулла Әхмәдҗан тапшыргандыр. Һәм дә Шәмселмәгариф
(9) хакында Нәҗиб мәхзүм белән бер хат җибәрербез. Хатыгыз [...]
(10) тәгаен кылмагансыз. Ни нәрсәне сәла[...]
(11) без хәйран
(12) булдык, һич ни кылырга
(13) белмәдек. Һәрничек булса да, бер хатыбыз булыр,
(14) иншалла. Үзебез Тупчыбашы мәдрәсәсендә торабыз.
(15) 1280 нче елда зөл-кагъдә [аенда] язылды.
(16) Мулла Хәбибулла белән биш мыскал Бохара-и Шәриф
(17) кына<сы> һәм бераз сөрмә һәм өч мисвакь җибәрәбез, [рәхим итеп] кабул итүегез сорала.
(18) Мулла Әхмәдҗан бине мулла Ильяс хаҗи әл-Каенлыкый.
*Чикерткә боты мисалында - кырмысканың Сөләйман пәйгамбәргә чикерткә ботын бүләк итүе турындагы мәсәлгә киная ("бүләгем зур булмаса да, хәлемнән килгән кадәр һәм чын күңелдән бирелә" дигән мәгънәне белдерә).
** Мыскал - якынча 4,26 граммга тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге.
#منابع





