Мин дә үзем белән булган хәлне языйм әле.Биш вакыт намазымны калдырганым юк. Айдан күберәк больницада ятып өйгә кайттым. Атна кич әрвахларга Корьән аятләрен укыйм әле дип ахшам намазыннан соң Корьәнне өстәлгә куюым булды һәм шул вакыт тышта тәрәз янында күрше ир- егет сызгырып этен эзләп йөри. Тышка чыкмадым, башка "бу бит җен" дигән уй килде. Иртәгесен тикшереп карарга булдым. Күрше бездән астарак яши. Сорадым мин моннан: " Шул-шул вакытта этеңне эзләп йөредеңме?"-дип. "Ююююк, без ул вакытта мунча кердек"- ди. Менә шул вакытта мин чыккан булсам"сугылган" булыр иде. Аллаһ саклады.
5April 30, 2026 2.1K 2