Ун алты ел элек шәһәрдән авылга автобуста кайтырга чыктым. Ялда әти-әнигэ печэн эшләшергэ ярдэмгэ кайтабыз дип сойлэшкэн идек. Олы абый алдан кайткан иде. Шулай кайтып барам Газель автобусында, 4 сэгатьлек юл, йокы килә, но нык селкетэ, йоклап булмый, жайсыз дип уфтанам. Шулай да йокымсырап киткәнмен һәм шул вакыт ап-ачык итеп металлик бер тавыш: "Азат үлде" дип әйтте. Азат - минем олы абыйның исеме. Сикереп дигэндэй тордым, нэрсэ инде бу дип тирэ-якка каранам. Абыем сау-сәламәт, яшь кеше. Бу төшкә игътибар бирмэскэ тырыштым. Районга кайтып життем, әти машинада каршы алды. Авылга кайтып житкэндэ генә абыемнын үлеме турында хәбәр итте. Абый үлгәннән сон 2-3 сэгатьтэн миңа төшемдә әйткәннәр булып чыга, әти-әни миңа юлда чагымда хәбәр итми торырга булганнар. Бертуганнарнын связь кочле буладыр, шуна миңа шулай төшемдә хәбәр иткэннэрдер дип уйлап йоредем. Сонрак миңа күрәзәлек сәләте булган бер апа: синен интуиция кочле, шуна рас килуче төшләр (вещие сны) күреүен мөмкин, диде.
1May 10, 2026 1.4K 1