1998 нче елда яна ой житеереп кердек. Бурасын кутэреп, тубэсен яптылар. Алгы якка ишек тишеп куйгач, тош курдем. Тошемдэ нэкь ой сыман алты почмаклы, тубэсе ябылган бура утыра. Тэрэзэлэре тишелмэгэн, ишеге дэ юк. Курше апа белэн бураны карап йорибез. Бу вакытта анын улгэненэ дурт елдан артык иде. Матур булган, эйбэт булган дия - дия бураны эйлэндек. Лапас ягыннан исемем белэн эндэштелэр. Мин борылып шундэ таба киттем. Узем уйлыйм, курше апа улгэн бит инде. Бу берэрсен алырга килгэндер дим. Аннан кире борылдым. Борылсам кече капка ачык, капкада икенче куршебез басып тора. Яна гына мунчадан чыккан сыман, битлэре кызарган, чэчлэре юеш. Иненэ мамык шэл салган. Чэчлэрен шэл остеннэн таратып жибэргэн. Анын чэче озын- тезеннэн тора иде. Елмаеп карап тора. Капкага таба атлауга юкка чыкты. Урамга да чыгып карадым, бер кеше дэ юк. Бу куршем рактан улгэн иде. Бик интегеп, ябыгып бетеп китте. Анында улгэненэ ике ел иде инде тошемне кургэндэ. Ойне житкереп бетереп, ойгэ корьэн укытып ровно бер ай торгач бианаем улде. Аннан сон кузлэренэ ак тошкэн ,начар курэ торган бианайнын апасы бар иде. Аны узебезгэ алып тоштек. Биш айда унбиш коннэн шул эби улде. Дурт елдан иптэшем улде. Инфаркт белэн.
4
2
1
1May 10, 2026 1.7K 1