Минем әнинең сеңлесе сөйләгән иде моны. Аңа унике яшь булган, әнисе… — Булмас димә, дөнья бу (Мистика) — TG.ME

Минем әнинең сеңлесе сөйләгән иде моны. Аңа унике яшь булган, әнисе (минем әбием) үлгәндә. Беркөнне берүзе өйдә калган. Пич торган якта ниндидер тавыш ишетә ул. Барып карый нинди тавыш каян икән дип. Ә анда әнисе пичтән кисәү таягы белән нидер чыгара ди. Апа куркуыннан кычкырып башка бүлмәгә кереп, карават астына поскан. Аннан аны кич белән эштән кайткан әтисе чыгарган... Аннары кыш көне ул өйдә утыра икән, тәрәзәдән буранның дулавы ишетелә ди. Элек бит кышлар шундый булган, хәзерге кебек түгел. Бер мәлне тәрәзәгә бик йомшак шакыганны ишетә. Тыңлап карый, тәрәзәгә шакыган тавыш туктамый. Ул пәрдәне читкә этәреп карый. Анда тагын әнисе тора ди. Һәм колагына аның дәшкәне ишетелә. Керт мине, миңа салкын... ди икән. Минем апамда тагын истерика башлана, көчкә тынычландырганнар. Менә шулай ике тапкыр әнисе күренгән. Олыгайгач та һич онытасым юк диде. Кем, нәрсә булды ул ди. Ә ишекне ачып керткән булсам нәрсә булган булыр иде ди. Ул бит нәкъ әни иде ди.
🙏6👀5❤2
April 10, 2026 2.2K 1 2