Минем 2002 нче елда иптэшем улде инфаркт белэн. Кич ятты, иртэнгэ… — Булмас димә, дөнья бу (Мистика) — TG.ME

Минем 2002 нче елда иптэшем улде инфаркт белэн. Кич ятты, иртэнгэ улгэн иде. Алдагы конне двоюродный абый шашлыкка чакырган иде. Иптэшем кэефем юк, мин тошеп тормыйм, син балалар белэн тош диеп мине тошереп жибэрде. Абыйнын малае машина белэн ала килде. Тошкэч иптэшемне дэ сорадылар. Хатыны йорэк була курмэсен, йорэк белэн улептэ китэлэр диде. Иптэшем улгэч, зияратка барып йордем. Аяк очына басып, белгэннэремне укып дога кылгач, тошемэ булсада кереп, тонлэ ни булганын эйт эле дидем. Тонлэ тош курдем. Иптэшем матур итеп киенгэн, каршымда басып тора. Кил кырыма утыр эле дим. Кеше янына утырганны кабер эхеллэре яратмый, сина эндэшергэ мин бик тиз киттем бит. Сина двоюродный абыйнын хатыны дорес эйткэн диде. Тошлэремэ еш керде, кергэн саен кочаклап, яратам, сагынам дия иде. Акрын гына йорэгем авырта башлады. Прединфаркное состояние белэн больницада да ятып чыктым. Туганнарым карый торган хатынга алып бардылар. Ул хатын, сине ошкерегэ кирэк, сине ирен бик яратып торган, акрын гына сине узе белэн алып китэргэ маташа диде. Мине ошкерде, талак эйттерде. Шуннан сон иптэшем бер мэртэбэдэ тошемэ кергэне булмады.
🙏9
April 2, 2026 3.2K 2