Беренче һәм иң мөһим кагыйдә — үзеңә карата йомшагырак бул. Әгәр бернәрсә дә теләмәсәң, эшләмә. Синең блогың син көч һәм кәеф туплаганыңны көтеп тора.
Хәзер гамәли киңәшләргә:
Без популяр блогерларга карап шәхси блог — идеаль картина, стратегия һәм мәңгелек энергия, дип уйлыйбыз. Әле ул һәрвакыттада сиңа ошаган әйбер булмаска мөмкин.
Син рекомендациига эләксен дип тырышма, сиңа нәрсә ошый-шуны төшерергә тырыш. Блог — синең кешегә үзеңне ничек күрсәтергә тырышуың турында түгел, ә үзең турында.
Синең яза башлаган 15 постың бар, ләкин бер ай эчендә берне дә кертмәдеңме? Син текст язасың, аны 50 тапкыр кабат укыйсың, тик нәрсәдер барыбер дөрес түгел кебек ме? Бу перфекционизм- иҗатның иң беренче дошманы.
Үзеңә «начар» блогер булырга рөхсәт ит. Үзеңнең мотивацияңнең беткәнең яз. Пресетсыз фото кер. Үзеңнән «идеаль автор» таҗын салдыру белән, сиңа йөз тапкырга җиңелрәк булачак.
Бәлки сиңа бер үк эшне эшләү күңелсездер. Үзең өчен яңаны сынап кара һәм җиңелрәк, кызыклырак булуын тиздән күрерсең.
Ә сиңа мотивацияне күтәрергә нәрсә ярдәм итә? Комментарийларда яз



















