1. Планлаштыру
Ролигыңның нәрсә турында булачагын уйла, кыскача план яз, игътибарны җәлеп итә торган башлангыч уйла. Вертикаль видеоларны 15-60 секундтан озаграк эшләмәскә тырыш.
2. Яктылык
Яхшы яктылык видеоның сыйфатлы картинкасын тәэмин итә. Иң яхшысы – яктылыкны алдан яки читтән кую.
3. Тавыш
Тыңлаучыга сөйләмеңне рәхәт ишетү өчен, видеоны тын урында яздыр. Иң яхшысы – петличка яки телефондагы диктофон куллану.
4. Стабилизация һәм картинка
Штатив ярдәмендә төшер. Камераны калтыратмаска тырыш, монтаж вакытында стабилизация функциясен куллан. Шулай ук төшерү вакытында фокуска игътибарлы булырга кирәк. Ул билгеле бер объектка беркетелгән булырга тиеш.
5. Кадрлар
Ролигыңны күрү кызыграк булсын өчен, кадрларны аралаштыр: гомуми, урта, якыннан. Шул очракта видеоның динамикасы да булачак.
6. Монтаж
Монтаж вакытында кирәксез мизгелләрне алып ат (мәсәлән, бушлыклар яки «эээ...»). Кадрлар арасындагы тоташтыруларны күзгә ташланмаслык итеп ясарга тырыш, динамиклык өчен монтаж кушымтасында төрле переходлар кулланырга була.
7. Субтитрлар
Аларны күзгә күренеп торган һәм укырлык итеп ясарга тырыш, хаталарны төзәт. Текст видеодагы сөйләүче сүзләре белән параллель рәвештә баруын күзәт, күченеп яки вакытыннан алда күренмәсен.
8. Текст (описание)
Видеоны бастырганда аңа текст-тасвирлама язарга онытма. Аны кыска, ләкин игътибарны җәлеп итәрлек итеп яса.
Ә хәзер шушы кагыйдәләргә нигезләнеп, каналыңа видео төшереп кара!










