Булачак мөфтине сүз гүзәллеген тоярга кем өйрәткән: иң яхшы остазның иң сәләтле шәкерте
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин «Мир-и-гарәп» мәдрәсәсе чорындагы мөгаллиме Абдургафур Раззакны Үзбәкстан Республикасының дәүләт бүләге «Имам Бохари» орденын алуы белән котлады. Тәбрикнамәдә мөфти Абдургафур хаҗига: «Сезне тормыш юлымда иң төп остазларымның берсе дип саныйм», - дип мөрәҗәгать итә.
Бохарадагы «Мир-и-гарәп» мәдрәсәсе динсезлек игълан ителгән зур илдә бер рухи утраучык шикелле булгандыр, мөгаен. Аның шәкертләре өчен мәдрәсә сабак алу урыны гына түгел, ә параллель дөньяда үзеңнең рухи кыйммәтләреңә таянып яшәргә өйрәнү мөмкинлеге дә булгандыр.
Мәгълүм ки, Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин әлеге мәдрәсәдә 4 ел укыган һәм әйтергә кирәк, башка төркемдәшләре арасында ул сабакларга тизрәк төшенүчән, аларны төбенә төшеп үзләштерүчән булуы белән аерылып торган. Гадәттә, әлеге сыйфатларга ия шәкертләрне остазлар да тиз күреп ала һәм аларга үз тәҗрибәсен күбрәк итеп бирергә омтыла торган була.
Равил Гайнетдин «Мир-и-гарәп» мәдрәсәсенә укырга кергәндә Абдургафур Раззак, мөгаллим булып әле берничә ел гына эшләгән була. Әмма ул инде шушы ук «Мир-и-гарәп» мәдрәсәсен, Ташкенттагы Ислам институтын тәмамлаган, ә аңа кадәр рухи остазлардан гыйлем алган яшь мөгаллим булган.
Алдан әйтеп кую хәерле булыр: 1950 елда Бохарада туган Абдургафур Раззак Бохари хәзер танылган хаттат, классик көнчыгыш әдәбияте белгече, рухи остаз. Үзенең беренче дини мәктәбе - «Мир-и-гарәп» мәдрәсәсендә ул 30 елдан артык мөгаллимлек иткән, анда хәдис, фикһ, суфичылык, имамчылык, каллиграфия һ.б. дәресләр укыткан.
Абдургафур хаҗи Советлар Союзы чорында нәшер ителгән Коръәннең беренче басмасының корректоры булган белгеч.
Абдургафур хаҗи гарәп һәм фарсы-таҗик телләреннән үзбәк теленә көнчыгыш медицинасы, каллиграфия сәнгате, суфичылык тарихы, фәлсәфә буенча күп кенә урта гасыр хезмәтләрен тәрҗемә иткән. Ул китаплар, альбомнар, мәкаләләр һәм монографияләр авторы.
Асылда, Бохара каллиграфия мәктәбен торгызып, Абдургафур хаҗи күп кенә дәрәҗәле халыкара каллиграфия конкурсларының лауреатларын әзерләгән белгеч тә.
Аның тәкъдиме һәм актив катнашуы белән бүген Үзбәкстандагы изге урыннар һәм тарихи һәйкәлләрне торгызу буенча колачлы проектлар тормышка ашырыла.
Инде баш мөфтинең шәкертлек елларына кайтыйк: яшь һәм белемле мөгаллимне булачак мөфти Гайнетдин иң яраткан остазы буларак кабул итә һәм Абдургафур остаз да Равил Гайнетдинне иң сәләтле һәм өметле шәкерт санап, аны гыйлеменә якынайта. Сирәк шәкерт белән остаз арасында була торган якын һәм тыгыз аралашу киләчәктә баш мөфти булачак шәкерткә дини белем алырга гына түгел, ә дөньяга карашын ныгытырга, динсезлек сәясәте урап алган чын дөньяда меңъеллык мөселман мәдәниятенең хикмәтенә ирешергә этәргеч була.
Абдургафур Раззакның алдан күрүчәнлеге дөреслеккә чыкты: шәкерте зирәк остазның өметен аклап, хәзер Россия өммәтенең башында тора. Бу бәйләнеш ниндидер исемле дәрәҗәгә ирешү генә түгел, ә рухи гыйлемнең, мәдәни гүзәллекнең һәм шул ук вакытта өммәт белән Аллаһ каршындагы җаваплылык чылбырының дәвамчылыгы да. Бу мисал шәхси тарихларның Россия Исламының зур тарихына ничек тыгыз итеп үрелгәнлеген күрсәтә.
@DUMRF_TAT