22 август, Мәүлид аеның 9 нчы көнендә, Усад авылының «Ихлас» мәчете каршында Лаеш районы яшьләре арасында Изге Коръәнне яттан сөйләү буенча районкүләм бәйге узды. 📖
Бәйгедә районның төрле авылларыннан килгән 150гә якын малай һәм кыз катнашты.
Катнашучылар һәм аларны озатып килүчеләр өчен тәм-томнар белән сыйлы тәнәфес һәм кайнар ризык әзерләнде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә дүрт номинациядә җиңү яулаганнар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 🏆
Коръән буенча белемнәрне бәяләү өчен Казан шәһәрендәге «Рәшидә» Коръән өйрәнү үзәгеннән һәм башка мәчетләрдән 7 Коръән хафизы һәм хафизәсе чакырылды.
Бәйге ике мәйданчыкта узды: малайлар «Ихлас» мәчете бинасында, ә кызлар «Тәрбия» үзәгенең банкет залында көч сынашты.
Аллаһ Тәгалә бу бәйгедә катнашкан һәрбер балага Коръән белән якын булырга, аны өйрәнергә, ятларга һәм тормышларында гамәл кылырга насыйп итсен! 🤲
Җиңүчеләр:
Малайлар
🏆 3 җүз
🥇 Курманаев Сәлим — 11 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥈 Шафеев Якуб — 13 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥉 Сабиров Муслим — 18 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🏆 2 җүз
🥇 Каримов Юсуф — 12 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥈 Шафеев Усман — 15 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥉 Махмадсалимов Абдукарим — 9 яшь, Лаеш шәһәре, «Зәйнәп» мәчете
🏆 30 нчы җүз
🥇 Шафеев Юсуф — 9 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥈 Гиззатуллин Ахмад — 9 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥉 Рәхимов Ахмад — 10 яшь, Лаеш шәһәре, «Зәйнәп» мәчете
🏆 Ярты җүз
🥇 Хамидуллин Хәким — 12 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥈 Киямов Алим — 9 яшь, Сокуры авылы, «Ихсан» мәчете
🥉 Абдуллоев Саид — 11 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
Кызлар
🏆 3 җүз
🥇 Гилаева Сафия — 14 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥈 Вахитова Асия — 18 яшь, Сокуры авылы, «Ихсан» мәчете
🥉 Галяутдинова Самия — 18 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🏆 2 җүз
🥇 Мамина Сәидә — 10 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥈 Гайнутдинова Амина — 9 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🏆 30 нчы җүз
🥇 Галяутдинова Аруа — 13 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥈 Сейтвелиева Сафина — 9 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥉 Кашапова Амина — 6 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🏆 Ярты җүз
🥇 Гайнанова Сабира — 7 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете
🥈 Киямова Хадичә — 10 яшь, Сокуры авылы, «Ихсан» мәчете
🥉 Косимова Мәрьям — 13 яшь, Усад авылы, «Ихлас» мәчете