Гомумән, мөселман кешесе ниндидер ихтыяҗы булса, аны Аллаһы тәгаләдән… — Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ — TG.ME

Гомумән, мөселман кешесе ниндидер ихтыяҗы булса, аны Аллаһы тәгаләдән генә сорарга тиеш. Үзе булдыра алган эшне башкаруы – мөселманны бизи торган күркәм сыйфат. Сәхабәләр дә, Пәйгамбәребез ﷺдә, йогынтылы кешеләр булуга карамастан, үзләре булдыра алган эшне үзләре башкарган.

Әмма киңәш сорау – кешегә хәҗәтең төшү түгел. Гыйлемең җитмичә ниндидер начар гамәл кылганчы, белүчеләр белән киңәшләшүең, шулай ук, күркәм гамәлләрдән. Чөнки моны безгә Раббыбыз әмер итте: «Әгәр сез белмәсәгез, белүчеләрдән (гыйлем ияләреннән) сорагыз» («Нәхел» сүрәсе, 43нче аять).

Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең икенче төркеме:– ут белән кыздырып дәваламаучылар. Пәйгамбәребезﷺ үзенең кайбер хәдисләрендә телгә ала: «Өч төрле дәвада шифа бар: бал эчеп дәвалану, кан алдыру, ягъни «хиҗама» һәм ут белән кыздырып (прижигание) дәвалау» (Бохари риваяте).

Әмма Пәйгамбәребез ﷺут белән кыздырып дәвалауны мәкруһ кылды. Башка төрле дәвалау ысуллары куллану мөмкин булмаганда гына бу юл белән шифаландыру рөхсәт ителә. Әмма ул хәрәм саналмый. Ни өчен мәкруһ? Чөнки ут белән эш итү, җәзалау, куркыту, сабак бирү – Аллаһыга гына хас гамәл.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺәйткән: «Аллаhы тәгалә чир җибәрсә, шуның белән бергә аның шифасын да җибәрә» (Бохари риваяте). Сырхауны дәвалау юлларын тулысынча өйрәнгәннән соң гына, иң ахыр чиктәге өмет буларак, ут белән кыздырып дәвалауны кулланырга мөмкин.

Шулай ук, мөслим-мөслимәләрнең каршы җенестәге табибка тикшеренү-дәвалануга баруы да башка мөмкинлек булмаганда гына рөхсәт ителә, дибез. Районда бердәнбер гинеколог ир-ат табиб икән,ә хатын-кызның шәһәргә бару мөмкинлеге юк яки аңа кичекмәстән ярдәм кирәк икән, бу очракларны искәрмә буларак кабул итәсең.

Ырым-шырымга, юрау-хорафатларга, багуларга ышанмаучылар да – хисапсыз җәннәткә керүчеләрдән. Карагыз, бүген үзен мөселман дип санаган ничә мең кеше иртән «Бисмилләһ» дип әйтәсе урында, йолдызлар фаразын укый. Күпме кеше юлын кара мәче кискәнгә уфтана. Ашарга әзерләгәндә кулыннан пычагын, кашыгын төшереп җибәрсә, өенә кунак килә дип ышана.

Юлында буш чиләкле күршесен очратса, эчтән генә аны сүгә, үзен юлы уңмаслык итеп «программалаштырып« куя. Ә бит ислам динендә эш-гамәлләреңнең уңышлы булуы бары тик Аллаһыга гына бәйле. Ырымнарга ышанып, без Раббыбыз турында начар уйлап, гөнаһка батабыз.

Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең дүртенче төркеме – Аллаһыга тәвәккәл итүчеләр, ди Пәйгамбәребез ﷺ. Ни генә булмасын, чирме ул, әллә бәхетсезлекме – боларның барысы да тәкъдиребезгә алдан ук язылган булуына без икеләнүләрсез ышанырга тиешбез. Аллаһы тәгалә әйтә: «Әйт: «Безгә Аллаһы фарыз иткән нәрсәдән башка һичнәрсә ирешмәс». Безнең белән бары тик Раббыбыз теләгән вакыйгалар гына була.

Әгәр Ул безгә нәрсәнең дә булса ирешүен теләсә, аннан берничек котылып булмый һәм ул, һичшиксез, тормышка аша. Әгәр теләми икән, бу нәрсә булмый. Бар нәрсәнең Аллаһыдан икәненә һичбер шиксез ышанырга кирәк. Үзеңнең иминлегең, сәламәтлегең, киләчәгең турында кайгыртып, бер Аллаһыга тәвәккәлләргә кирәк.

Мисал өчен, кешенең хаҗга барырлык матди мөмкинлеге бар. Хәленнән килә, сәламәтлеге дә бар. Ләкин эшендә буталчыклык килеп чыгып, бара алмый кала. Кемдер баласын укырга кертергә ярдәм итәрдәй кеше таба. Көне килеп җиткәндә генә ул кешене я эшеннән алалар, я ул үлеп китә. Яки юлда машинада барасыз. Чак кына һәлакәткә эләкми каласыз. Алдагы машина белән ике араны тиешле ераклыкта тоту булышты дип уйлыйсыз. Юк.

Бу очракларның берсендә генә дә сез дә, сез сөйләшкән кеше дә камиллек үрнәге түгел. Аллаһы тәгалә шулай хөкем итә. Сабак өчен борчуын бирә, сынау өчен уңай нәтиҗәгә ирештерә. Уйлану өчен сынау китерә.

Аллаһы тәгалә әйтә: «Кем Аллаһыга тәвәккәл итсә, аңа Аның (Аллаһының) булуы җитәдер» («Талак» сүрәсе, 3нче аять). Ә хәзер Аллаһының сүзләре турында уйланыйк әле: «Кем дә кем өеннән чыкканда,«бер Аллаһыга тәвәккәл итәм, Аннан башка беркемдә көч-куәт юк» дип әйтсә, һичшиксез, бу кеше – туры юлда, аның бөтен проблемалары чишелер һәм ул иминлектә булыр».

Димәк, ахыргы нәтиҗә бары тик Аллаһы тәгаләдән.
Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясыйк. Димәк, җәннәткә хисапсыз, сорау-газапсыз керүчеләр дүрт төркемгә бүленер:
– өшкерү, бозым, чирдән арындыруны сорапф. шул кәсеп ияләренә бармаучылар;
– ут белән кыздырып дәваламаучылар;
– ырым-шырым, юрау-багуларга ышанмаучылар;
– Аллаһыга тәвәккәл итүчеләр.

Әгәр дә кеше, шушы хәдисне ишеткәнче әлеге хәрәм гамәлләрне кылган булса, ул тәүбә итәргә тиеш, ә Аллаһы – Кичерүче.

Раил Фәйзрахманов

📍 Язылырга 👇
Вконтакте: vk.ru/id16784711
Макс: max.ru/join/W0hU3...
Бип: bip.ai/join/tatislam
Телеграм:t.me/tatislam
РуТуб: rutube.ru/channel/38...
August 27, 2026 610 8