٥٦٥ — عن أبي موسى الأشعري، قال: قال رسول الله ﷺ: «إن الله يبعث الأيام يوم القيامة على هيئتها، ويبعث يوم الجمعة زهراء منيرة، أهلها يحفون بها كالعروس تهدى إلى كريمها، تضيء لهم، يمشون في ضوئها، ألوانهم كالثلج بياضاً، وريحهم تسطع كالمسك، يخوضون في جبال الكافور، ينظر إليهم الثقلان، ما يطرقون تعجبا حتى يدخلوا الجنة، لا يخالطهم أحد إلا المؤذنون المحتسبون». («الصحيحة» ٧٠٦).
565. Әбү Муса әл-Әшгари болай дип сөйләгән: «Аллаһның илчесе ﷺ: “Дөреслектә, Аллаһ бөтен көннәрне дә билгеле бер рәвештә тергезер. Җомгага килгәндә исә, ул яктылык сибә торган (янып тора торган) чәчәк рәвешендә торгызылыр, җомга намазына йөрүчеләр аны, кәләшне аның мәртәбәле (ире) янына алып барганда, гаиләсе аны чолгап алган кебек, әйләндереп алырлар. Ул (җомга) аларга яктыртып торыр, алар аның яктылыгында, кар төсендә – ак булып барырлар. Ә алардан килә торган ис хушбуйга тиң булыр, алар ислемайлы тауларга чумарлар. Аларга кешеләр һәм җеннәр карарлар, барысы да, тегеләр Җәннәткә кереп киткәнче, туктап калып аларга гаҗәпләнеп карап калырлар. Һәм алар белән, әҗергә өметләнеп, азан бирүчеләрдән (мөәззиннәрдән) кала, беркем дә булмас”, – дип әйткән иде». («Әс-Сахихә», 706).
