Россия вузларына 1 миллионнан артык студент кабул ителгән!
Бүгенге көндә илнең югары уку йортларына 1 миллионнан артык кеше укырга кергән. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматларына таянып, «Татар-информ» ИА яза.
Студентлар кайсы юнәлешләрне сайлаган?
Бакалавриат: 618 мең кеше
Магистратура: 189 меңнән артык кеше
Белгечлек (специалитет): 171 мең кеше
Атап әйткәндә, илнең 17 университетында үткәрелә торган яңа белем бирү моделе буенча база программаларына — 44 меңнән артык, ә махсуслаштырылган юнәлешләргә 13 меңнән артык абитуриент кабул ителгән.
Кабул итү сроклары:
Түләүле урыннарга кабул итү 30 сентябрьдә тәмамлана.
* Аспирантурага документлар җыю 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Ә сезнең гаиләдә быел студентлар бармы? Кайсы кала һәм нинди белгечлек сайладыгыз?

September 3, 2026 26