Максатыбыз – музейларда экспонат булып сакланган борынгы кул… — САРМАН | Иң яңа хәбәрләр — TG.ME

Максатыбыз – музейларда экспонат булып сакланган борынгы кул эшләренең, әби-бабаларыбыз кулланган йорт кирәк-яраклары, җиһазларның кабат бүгенге тормышыбызга кайта баруын күрсәтү, һөнәрчеләребез белән таныштыру.
Милли бизәкләрдә халкыбызның күп гасырлык тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, көнкүреше, дөньяга карашы чагыла. Алар борынгы әби-бабаларыбызның бу хактагы белемнәрен килер буыннарга тапшыручы һәм аларны үзара бәйләүче «мәдәни код» ролен үтиләр. Әбиләребез элекке заманнарда таккан чулпы, хәситә, беләзек кебек бизәнү әйберләрен хәзер, яңартып, кабат модага кертә башладылар. Көмеш алка, йөзек, төймә ясаучы осталар безнең районда да бар. Музейларда урын алган агач тукмак, каба кебек йорт кирәк-яраклары, башка төрле агач эшләнмәләре ясау белән шөгыльләнүчеләребез дә шактый. Камзул-калфак тегүче, кәләпүш чигүче яшьләребез сокландыра. Талдан үрелгән каз, үрдәк ояларын да заманага яраклаштыралар. Проект укучыларны шундый оста райондашларыбыз белән таныштыруны максат итеп куя. Иң мөһиме: кул эшләренең һәркайсында милләтем бизәкләре саклана.
Тагын бер мөһим кыйммәтләрнең берсе – ул укучыларыбызның сүзлек запасын арттыру. Борынгы бизәкләребезнең, милли кием, аксессуарлар һәм эшләнмәләрнең ничек аталуын бүгенге буын, бигрәк тә яшьләрнең күпчелеге әле белми. Белемле меңне егар, дигәннәр борынгылар.
“Сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы” (Ризаэддин Фәхретдин).

Беренче героебыз - Сарманда яшәүче Флер Әхмәтшин.
Тулырак: https://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/raionnyn-elekkege-arxitektory-agaclarga-ikence-tormys-bulak-ita

#милләтембизәкләре
#миллипроект
September 3, 2026 31