Басу-кырларда кызу эш чоры да җитте. Мул уңыш алу өчен, техниканың төзеклеге һәм эшкә әзерлеге дә бик мөһим.
Шул уңайдан, 19 нчы март көнне Балтач муниципаль районында язгы чәчү эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.
Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларындагы техниканың язгы чәчү эшләренә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженерлык-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Булат Фәрит улы Яруллин җитәкчелегендәге комиссия тикшерде.
Комиссия составына шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы керде.
Комиссия "Алга", "Игенче" , " Яна тормыш" , "Сорнай", "Кызыл Юл", "Борбаш", "Тимирязев исемендәге" хуҗалыкларда булып, әзерлеккә нәтиҗәләр ясады, үз тәкъдимнәрен әйтте.
Комиссия тарафыннан бигрәк тә тракторларның әзерлегенә, чәчү комплекслары ремонтының сыйфатына, хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Шунысы игътибарга лаек, техник күзәтүләр вакытында агрегатлар һәм транспорт чараларының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча зур кимчелекләр юк. Димәк, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре техникаларны намус белән ремонтлауга өстенлек бирә.