املا Имла: post #511 — TG.ME

املا Имлахәзерге санакларда голосовой набор һәм калькулятор функцияләренең булуы кул белән яза һәм баганалап хисаплый белүнең мәҗбүриятен бетерә алмаган кебек, тәкъдим ителгән программаның барлыкка килүе һәм хәтта камилләшә баруы да гыйлем вә мәдәният әһелләребезне классик татар имласын мөкәммәл белү заруриятеннән азат итә алмаячагын билгеләп үтәргә кирәк. Асыл максатыбызның классик татар язуын киләчәктә кәма фи-л-әүвәл гамәлгә куюдан, һич югы — кирилл/латин язуы белән бертигез хокукта йөрерлеген тәэмин итүдән гыйбарәт булуын исәпкә алып, биредә, биредә һәм биредә бәян ителгәнчә, би-кадәрил-хәл вә-л-имкян эшчәнлегебезне иншалла дәвам иттерәчәкбез.
.
September 1, 2026 45