بسم الله الرحمن الرحيم Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән… — Балаларга Ислам хакында — TG.ME

بسم الله الرحمن الرحيم Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйбыз! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтулЛаһи үә бәракәтүһү! Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар! Тиздән безнең Рамазан ае якынлаша бит! Адәм баласы табигате белән шундый инде ул: көнкүреш мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән мәш килеп йөреп аның иманы кими, изге гамәлләр кылу теләге дә сүрелә, кайчандыр исендә булган нәрсәне дә онытып җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә дә Аллаһ "әз-Зәрият" сүрәсенең 55 нче аятендә болай ди: وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَىٰ تَنْفَعُ الْمُؤْمِنِينَ "Һәм исләренә төшер, чөнки искә төшерү файда китерә". Раббыбызның шушы сүзләренә нигезләнеп, без дә Рамазан аеның, уразаның бөек дәрәҗәләре хакында үзебезнең дә, сезнең дә исләрегезгә төшереп китергә булдык. Бер дә сер түгел: моңа барыбыз да мохтаҗ! Бу мәҗлесләребез "БАЛАЛАРГА РАМАЗАН АЕ ХАКЫНДА" дип атала. Әлеге дәресләребез балаларга дип юлланган, алар каршында уздырылган булса да, безнең - әткәй-әнкәйләр, әбекәй-бабакайлар өчен дә бик тә кирәк, мөһим, файдалы дәресләр булыр дип ышанабыз. Якыннарыгыз белән дә бүлешегез! Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) Сөннәтен таратучылардан бул!

👍5
February 19, 2025 5.7K 31