Әлмәндәр ролен уйнау хыялымда бар иде һәм ул тормышка ашты. Минемчә, бу образ татар драматургиясендә иң-иңнәрнең дә иңе. Монда Туфан абый тарафыннан тирән фәлсәфә салынган. Әлмәндәр карт татар халкының символы буларак яктыртылды. 30 елдан соң күпмедер вакыт тынлык булды. Ләкин татар халкы «Әлдермештән Әлмәндәр»не көтте. Шунысы да бар: син Туфан абый язган шул ук сүзләрне сөйләп йөрсәң дә, Әлмәндәр я бар, я юк. Халык аны я кабул итә, я юк. Миңа Шәүкәт абыйга охшаган дигән сүзләрне дә әйттеләр. Шалтыратып: «Тавышыңны компьютер аша үзгәртәсеңме әллә?» – дип сораучылар да булды. Юк, үзгәртмим. Премьера көнендә беренче тапкыр уйнаганда янымда Шәүкәт абый рухы очып йөргән кебек тоелды
💬 Рамил Төхвәтуллин белән ӘҢГӘМӘ 👇🏻
https://vatantat.ru/news/ramil-toxvatullin-almandar-kart-obrazyn-ale-baetasy-da-baetasy-116648

2July 13, 2026 494