Алексеевск районының Коры Көрнәле авылындагы күлдә 15 яшьлек малай… — ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН — TG.ME

💔 Алексеевск районының Коры Көрнәле авылындагы күлдә 15 яшьлек малай батып үлә. Бик тәртипле, кешелекле, дин юлындагы бала була ул. Салаватның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөя Әхмәтҗанова укучысын бик яратып сөйли:
Салават бик акыллы бала иде. Әти-әнисе дә тәртипле, бик матур гаиләдә үсте. 5 сыйныфта укучы сеңлесе белән дә бик дус иделәр.Тәнәфесләрдә гел яныма керде. Мине аеруча якын итә иде. Кабинетымда үзем булмасам, “Апа, сез бик яхшы кеше” дип язу калдырыр иде…

https://vatantat.ru/news/suga-batkan-salavat-turynda-ansyz-nicek-iasarbez-inde-116900
July 13, 2026 354 1