🌸 Әниләр көне — Саба сәхнәсендә
Саба район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Зал әниләргә булган иң җылы хисләр, рәхмәт сүзләре һәм матур чыгышлар белән тулды.
Бәйрәм белән әниләрне район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында һәр әнигә сәламәтлек, гаилә бәхете һәм күңел тынычлыгы теләде.
Кичәнең иң матур өлеше — Вил Усманов һәм аның иҗатташ дусларының чыгышы булды. Алар тамашачыларга онытылмаслык концерт программасы бүләк итте: җырлар, моң һәм ихласлык белән сәхнәдән әниләргә булган мәхәббәт яңгырады. Зал алкышларны кызганмады.
Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы эз калдырды. Әниләребез — безнең иң зур байлыгыбыз. Аларны кадерләп, яннарында ешрак булыйк! 💐
12026 ж. 28 қараша 63






