Әлфия Моратова: «Ак халатымны бик яратам» Әлфия Моратова Сарман… — САРМАН | Иң яңа хәбәрләр — TG.ME

Әлфия Моратова: «Ак халатымны бик яратам»
 
Әлфия Моратова Сарман районының Дими-Тарлау авылында туып-үсә. Курчакларына укол салып үскән кыз «Кем булырга?» дип баш ватмый, мәктәпне тәмамлауга, Минзәлә медучилищесына укырга керә, аны гомуми профильле шәфкать туташы булып тәмамлый. Кайту белән – 1984 елның 1 июленнән район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә пост шәфкать туташы булып урнаша һәм бу вазифаны 20 ел башкара. Ә соңгы 22 елда ул – терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәт саклау министрлыкларының грамоталары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Ә быел аның исеме республиканың Электрон мактау тактасына кертелде.
–       Эшемне, ак халатымны бик яратам. Эшкә сөенеп барам, хезмәттән һич кенә дә туймадым. Хезмәттәшләремә хөрмәтем чиксез, алар да мине ихтирам итәләр, – ди ул.
#видеоистория #татмедиа #Сарманинформ
September 8, 2026 24