Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләшләр — көзнең иң матур бизәге 🍒. Сезнең дә… — САРМАН | Иң яңа хәбәрләр — TG.ME

🍁 Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләшләр — көзнең иң матур бизәге 🍒. Сезнең дә ишегалдында миләш агачы үсәме? 🏡🌳
Райондашыбыз Фәйрүзә Хәбибуллина-Яхинаның бу шигыре сезне кабат матурлыкны күрә белергә, һәр көнгә һәм киләчәккә сөенергә өйрәтсен! 💖😊

Миләшкәем

Миләшкәем, сиңа сокланамын,
Көзләрдә дә балкып янасың.
Яфракларың җилләр өзгәндә дә,
Тәлгәшләрең саклап каласың.

Әчкелт җиләкләрең балланырлар,
Кырпак карлар сибелеп яуганда;
Җилпәзәдәй кәүсәләрең саклар,
Язмыш караулары сарганда.

Шау чәчәкле ямьле язларыңның
Хуш исләрен мәңге җуймыйсың;
Айлы төндә йолдызларга багып,
Киләчәккә бәхет юрыйсың.

Фәйрүзә Хәбибуллина-Яхина
September 3, 2026 31