Рамазан аена да санаулы көннәр генә калды , ин шаа Аллаһ. Ифтарларга чәй янына кактан һәм чикләвектән бик тәмле рулет рецепты.
Кактан рулет.
Кактан эченә чикләвек салып ясалган бу рулетны чәй янына да яки кунак өстәленә куярга була.
Кирәк булачак :
✅ как
✅ куертылган сөт( сгущенное молоко )
✅ әстерхан чикләвеге
Ясау тәртибе:
Әстерхан чикләвеген юып, блендер аша ваклыйбыз. Аннан, савытка куертылган сөтебезне агызабыз һәм вакланган әстерхан чикләвеген кушып болгатабыз.
Әзер массаны, какны җәеп куеп, өстенә сылап чыгабыз һәм рулет формасында төрәбез . Мин кибеттә сатыла торган какны ике өлешкә бүлеп төрәм . Аннан кисәргә һәм сакларга уңайлы булсын өчен пленкага төреп суыткачка катырырга куям .
19
5
2
12026 ж. 14 ақпан 1,8 мың 35


