БАТЫРЛЫК ҺӘМ ХЕЗМӘТ ЮЛЫ 🕊️Мостафин Гомәр Мостафа улы 1913 елда Балтач районының Алан авылында дөньяга килә. Яшьләй хуҗалык эшендә ныгыган егет, 1941 елда армия сафларына алына һәм Приморье краеның Уссурийск өлкәсе Нажарский районында хезмәт итә.
1943 елда сержант Гомәр Мостафин фронтка китә. Камалышта калган сугышчыларны коткаруда катнаша, каты яралана. Өч ай госпитальдә дәвалана. 1944 елда авыр яраланып туган авылына кайткан батыр сугышчы Җиңүне туган җирендә каршылый.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Гомәр ага орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
Тыныч тормышта да хезмәтен хуҗалыкта дәвам итә, Шәмәрдәнгә ат белән ашлык ташый. 1948 елда Хәтимә апа белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1983 елда лаеклы ялга чыга.
Ветеран 2008 елда вафат була.
Гомәр Мостафа улы Мостафинның истәлеге мәңге йөрәкләрдә сакланыр. Аның батырлыгы, тырышлыгы яшь буын өчен үрнәк булып торачак.



