Ни өчен чөгендернең яфраклары кызара? Бу натрий җитмәгәнне аңлата. Натрий җитмәсә чөгендер дә баллы булмый. Натрий җитмәгәндә чөгендергә тозлы су сибәргә кирәк. Беренче мәртәбә профилактика өчен, гөмбәчекләр, кортлар булмасын өчен, чөгендер 4-5 яфрак чыгаргач сибәргә кирәк (10 литр җылы суга 1 чәй калагы тоз). Аннан соң чөгендернең яфракларына карап сибәсез. Әгәр дә яфраклары кызара башлый икән 2 аш кашыгы тозны 10 литр суга кушып сибәргә кирәк. Су суык булырга тиеш түгел. Җылымса булсын. Һәм инде өченче мәртәбә җыярга бер ай кала сибәргә кирәк. Яфраклар кызармаган очракта әз дозада сибәргә. 1 чәй калагы тоз 10 литр суга. Чөгендерне җыярга 3 атна кала су сипмәскә кирәк. Бу вакытта чөгендер бал җыя. Тозлы су сезонга 2-3 тапкыр гына сибелергә тиеш.
https://t.me/bakcha1
4June 29, 2026 1.5K 10

