Кыяр яфраклары 🌱шиңә дип язасыз. Була ике төрле шиңү. Чын шиңү яки… — Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник — TG.ME

🥒Кыяр яфраклары 🌱шиңә дип язасыз. Була ике төрле шиңү.
Чын шиңү яки вакытлыча шиңү.
Бу халәтләрне аера белергә өйрәнегез. Дәвалау - дөрес диагнозга бәйле.

Вакытлыча шиңү
кайчан була:

🔸Эссе көндә
🔸Озакка сузылган корылыктан соң
🔸Теплицадагы кояш кызулыгында

Характерлы билгеләре:

✔️Кичкә яфраклар нормальләшә
✔️Иртән үсемлекләр яхшы күренә
✔️Шиңү иң эссе сәгатьләрдә генә була

Нәрсә эшләргә:
Су сибүне арттырырга
Төш вакытында күләгәләргә
Җилләтүне яхшыртырга

Чын шиңү булса:

▫️Яфраклар төнлә дә шиңгән килеш кала
▫️Җитәрлек су сипкәндә шиңү саклана
▫️Шиңү аскы яфраклардан башлана
▫️Тамыр янында сабак карала

Бу - тамыр системасы белән проблемалар булуын
Сосуда системасының зарарлануын
Ашыгыч рәвештә дәвалау кирәклеген аңлата

1⃣ нче сәбәп: фузариоз шиңү
Кыярларда иң җитди гөмбә авыруы. Нәкъ менә аңа каршы Превикур нәтиҗәле.

Авыру ничек барлыкка килеп йога:
🔹Гөмбә споралары туфракта яши
🔹Тамыр җәрәхәтләре аша эләгәләр
🔹Сосуда системасын зарарлыйлар

🔘Гөмбәчек сосудаларны томалый
🔘Су үтә алмый башлый
🔘Үсемлек су сипкәндә дә шиңә

Фузариоз билгеләре:

🔻Шиңү аскы яфраклардан башлана
🔻Яфраклар саргая һәм кибә
🔻Сабакны кисеп карасаң, кискән урында кара полосалар күренә
🔻Тамырлар каралана һәм йомшара
🔻Башта үсемлекнең бер ягы зарарлана
🔻Аннары бөтен куак шиңә.

Дәвалау: "Превикур Энерджи" 10 мл 10 литр суга. 1 кв метрга 3-4 литр сибәргә. Тамырлар турысына сибәргә. 7-10 көнгә бер. 3 тапкыр кабатларга.

Мөһим кагыйдәләр:

Дымлы туфракка сибәргә
Көл белән бутамаска
Болытлы көннәрдә генә файдаланырга

2⃣ нче сәбәп: бактериаль шиңү
Бактерияләр гөмбәләргә караганда тизрәк тәэсир итәләр. Һәм куркынычрак. Превикур монда ярдәм итми.

Бактериоз билгеләре
симптомнары:

🔹Сабагы бик сусыл була
🔹Начар ис барлыкка килә
🔹Бөтен куак бик тиз шиңә
🔹Сабакта йомшак кара таплар була

Фузариоздан аермалары:
Бик тиз бөтен куакка тарала
Үзенчәлекле черек ис килә

Нәрсә эшләргә
🔘Кичекмәстән
үсемлекне тамыры белән казырга
🔘Җирен селкемәскә
🔘Яндырырга яки чүпкә ташларга

Дезинфекция:

🔸Утырту урынына марганцовкалы су сибәргә
🔸Инструментны спирт белән эшкәртергә
🔸Үсемлек үскән урындагы туфракны алыштырырга

Калган үсемлекләрне эшкәртү:
"Фитолавин" - 10 л суга 20 мл
"Алирин-Б" — 10 л га 2 таблетка
Профилактика өчен дә эшкәртергә

3⃣ нче сәбәп: тамырларның артык дымланудан черүе
Теплицаларда еш проблема. Яңгырлы җәйдә дә.

Нинди шартларда проблема барлыкка килә:

🔺Артык су сибү
🔺Салкын туфрак
🔺Начар дренаж
🔺Тыгыз грунт

Нәрсә була шундый шартларда:
Тамырлары кислородсыз тончыга
Черек бактерияләр үсә
Тамыр системасы үлә

Артык дымлылык билгеләре
Симптомнар:
🟣Яфраклары су сипкәннән соң да шиңгән килеш кала
🟣Туфрак даими юеш тора, кипми
🟣Туфрактан начар ис килә
🟣Туфрак өстендә  черкиләр-мошкалар

Тамырлары:
🔷карарак, йомшак.
🔷Җиңел өзелә
🔷Черек ис килә.

Ашыгыч чаралар
Су сибүне туктату:
🔸3-5 көн су сипмәскә
🔸Теплицаны җилләтергә
🔸Дренажны яхшыртырга
🔸Туфракны киптерергә
🔸Коры туфрак өстәргә
🔸Ком яки перлит өстәргә

Биопрепаратлар куллану:
"Триходерма" — туфрак микрофлорасын торгыза
"Глиокладин" - черү процессларын баса
"Фитоспорин" - профилактика өчен

4⃣ нче сәбәп: тамыр җәрәхәте
Утыртканда, тирән  йомшартканда, чүбен утаганда тамырларына зыян килергә мөмкин.

🔶Тамырлар тиешенчә су эчә алмый башлый.
🔶Инфекцияләр өчен юллар ачыла
🔶Үсемлек шиңә башлый

Бу очракта дәвалау:

"Корневин" — 1 л суга 1 г
"Гетероауксин" — инструкция буенча. Боларны тамырлары турысына сибәргә.
Стресска каршы:
"Эпин" — 5 л суга 1 мл
"Циркон" — 10 л суга 1 мл
яфракларга сиптерергә.

https://t.me/bakcha1
❤5
June 21, 2026 1.3K 7