Ни өчен абрикос ачы була? Абрикосның тәмсезләнүенә һәм ачылануына… — Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник — TG.ME

Ни өчен абрикос ачы була?

Абрикосның тәмсезләнүенә һәм ачылануына берничә сәбәп булырга мөмкин.

Мәсәлән, азотлы ашлама җитмәү яки артык булу  ачылык тудыра. Шуңа күрә минераль ашламаларны дөрес исәпләп чыгару кирәк, бу уңышны яхшырту гына түгел, ә бакчачыга ачылыктан котылырга да мөмкинлек бирә.

Ачы абрикосның тагын бер еш очрый торган сәбәбе – тамырларның череп бетүе, ул артык күп су сибүдән килә. Бу җимеш культурасы дымлы туфракны яратмый, аның тамырлары череп, агачның гомуми хәленә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, яшел массаның кимүе күзәтелә, өлгергән абрикослар тиешле туклану алмыйлар, ачыланалар һәм аларның тәме начарлана.

Еш кына бакчачылар өлгергән уңышны вакытында җыеп ала алмый, бу да абрикоста ачылык тудыра. Шуңа күрә өлгергән уңышны вакытында җыеп алырга һәм җимешләрне саклауга куярга яки эшкәртергә  кирәк. Җыелган уңышның тәме аны саклау вакытында да начарланырга мөмкин. Истә тотыгыз, җыелган җимешләр салкын һәм караңгы урында сакланырга тиеш. Иң яхшысы, аларны холодильникның тиешле урынында полиэтилен пакетта саклау. Истә тотыгыз, җыелган уңышның сакланучанлыгы югары түгел, шуңа күрә җыелган абрикос уңышын бер-ике атна эчендә ашарга яки эшкәртергә кирәк. Бактериоз яки Вертицилез дигән системный чир булса да ачы була. Бу системный чирне дәвалап булмый.
Онытмагыз абрикосның төп "дошманы" ул су.

https://t.me/bakcha1
June 21, 2026 1.2K 3