Менә помидорларның очыннан черүенең иң төп сәбәбе суны дөрес сипмәү… — Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеме. Садовод-дачник — TG.ME

Менә помидорларның очыннан черүенең иң төп сәбәбе суны дөрес сипмәү. Суны әз-әзлэп еш сибәргә ярамый. Бик эссе көннәр торса атнага бер, 25 градус торса 10 көнгә бер 30-40 см га якын үтеп керерлек итеп бер тапкыр сибәргә кирәк.  Әз-әзләп сипкән суны помидор яфракларына гына ала. Ә помидорларына ала алмый. Шулай ук тамырына да су җитми. Икенчедән, азотлы ашлама күп кертелү. Азот күп булу аркасында җирдән кальций ала алмый. Азотлы ашламаны чәчәк атканчы сибәргә кирәк. Өченчедән, җирдә кислотность күп булу бу чиргә китерә. Кислотность күп булганда җиргә көл кертергә кирәк. 1 стакан көлне 1 литр кайнар суга салып куегыз. Бер тәүлек торсын. Аннан шуңа 10 л су һәм 1 аш кашыгы чәй содасы кушып сибегез. Кальций очен Кальцевая селитра сибәргә кирәк. Төбенә сибәр өчен 1 шырпы кабы селитраны 10 л суга кушып сибәргә, яфракларына сиптерер өчен 1 аш кашыгы 10 л суга кушарга. Башланган гына чоры булса халык ысулы белән дәваларга була. Чир кергән помидор, борычларыгызны өзеп атыгыз (төбе белән түгел черә башлаганнарын). Бер чиләк суга 1 литр авыл сөте кушып сиптерегез. (Өч тапкыр шулай сипсәң авыру башланган процесс туктарга тиеш). Төбенә акбур эретеп су белән кушып сибегез (100 гр акбур 1 литр суга). Су сипкәннән соң төбен гел йомшартып торыгыз. Но тамырларына зыян салмагыз. Өстән генә йомшартыгыз. Тамырына зыян килә дә үсемлек тиешенчэ кальций ала алмый җирдән. Җире кибеп бетсә дә тамырлары җирдән тиешле туклану ала алмаса чир барлыкка килә.

Сез нәрсәләр сибәсез? Язып үтегез әле.

https://t.me/bakcha1
❤3
June 19, 2026 1.5K 12